Халкыбызның милли үзаңы һәм милли культурасы үсешендә, аның дәүләтчелеге
оешуда Алтын Урда вилизациясенең тарихта аерым бер әһәмиятле роль
уйнавы бүген барчабызга да яхшы мәгълүм. Әлеге кабатланмас дәвернең
соңгы куәтле һәм һәлакәтле көннәрен җанлы сәнгати-поэтик образларда
кыйммәтле тарихи ядкарь иткән «Идегәй» дастаны да, һичшиксез, бүгенге
рухи яшәешебездә үзгә бер кадерле урын алып, үзәк проблемалар төйнәлеше
булып тора. Хәер, бабаларыбызның шанлы үткәнен, киләчәк язмышын һәм
милли зенчәлеген чагылдыруда бу әсәрнең чиктән тыш зур әһәмияте барлыгы
оппонентларыбыз игътибарын инде күптән үк үзенә тарткан (1944 елның
августында, канкойгыч авыр сугыш барган көннәрдә, партия Үзәк Комитеты
тарафыннан махсус карарлар чыгарып, совет идеологлары «Идегәй» дастанына
«ханнар-феодаллар эпосы» дигән сәяси мөһер сугып, аңа тикмәгә генә
рәхимсез рәвештә ташланмаган бит)!