АЛБАСТЫ
Албасты бер явыз көч була. Ул ташландык өйләрдә, тирес түгелгән елгаларда, басуларда, болыннарда тора.
Албасты күзгә кеше булып, кибән булып, чүмәлә булып, туйра булып, бик зур печән йөге булып күренә. Албасты кешене килеп баса да изә, шуннан канын эчәргә тотына. Албастыга бастырылган кеше үзенең йөрәге типкәнен сизә бантлый, тын ала алмый, буыла.
Албасты йоклаган көнгене буарга да бик ярата. Ул килеп буа бантлагач, кеше бастырыла, ничаклы кычкырмакчы булса да, кычкыра алмый. Бары тик бик каты куркып китсә, Албасты төшеп китә дә, кеше кычкырып уянып китә.
Албасты кайчагында, бик зур чүмәлә булып, юлда барган кешегә ияреп тә бара. Албасты эт өргән, әтәч кычкырган тавышны бер дә яратмый, ишетте исә качып юк була.
Берәү каладан кайтып бара икән. Бер белгән авылына ике-өч чакрым гына калгач, юлның ике ягында кинәттән бик биек ике печән чүмәләсе килеп чыккан. Берсенең янында ут бар, ди. Менә бу кеше, бу ни булды дип, аптырап киткән. Атын куа башлаган. Ат, күпме чапса да, бу ике чүмәләдән уза алмый. Барганнар, барганнар, бер дә чүмәләдән уза алмаганнар. Менә бу кеше, аягүрә торып, атын кыйный-кыйный куып чаба башлаган. Чүмәләләрдән бер дә уза алмаган. Актыгында барып чыккан бер урманга. Ул тирәдә бер дә урман булмаска тиеш икән. Шуннан соң бу кеше чүмәләнең Албасты икәнен белгән дә бик курыккан. Тагын атын куа башлаган. Урман эченнән кыңгырау тавышлары, сыер мөгрәгән, ат кешнәгән, җырлаган тавышлар ишетелә башлаган. Барган, барган — урманның очы да юк, чите дә күренми. Бер дә чыга алмаган. Әйләнеп караса, әлеге ике чүмәлә әле дә янында тора. Инде ни булса булыр, дигән дә, арбасына бөгәрләнеп яткан да атын үз иркенә җибәргән. Менә кинәттән әтәч кычкырган тавыш ишетелгән. Торып караса, чүмәләләр дә юк, авыл да якында гына тора. Куанычыннан ни эшләргә белмәгән. Аты җиңеләеп киткән. Кыйнап чаба алмаган атны тартып торып булмый, чаба, ди. Менә озак та үтми авылларына да кайтып җиткәннәр.