- Укучылар. Сез бүгенге дәрескә “Чыбыркы” хикәясен укып килдегез. Хәзер шушы әсәргә анализ ясарбыз. Әсәргә анализ ясый башлаганчы хикәя жанры турында искә төшерербез (9 нчы слайд). Без моны МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР структурасын кулланып эшләрбез.
1. Хикәядә аңламаган сүзләр очрадымы?
2. Хикәягә анализ алгоритмын кабатлау.
3. Әсәрнең язылган елы? (1956 нчы ел)
Чорга характеристика. Бу чорда нинди мөһим вакыйгалар булганын беләсезме? Бу Хрущев идарә иткән еллар. Илдә зур төзелешләр бара: нефть чыгару буенча ил беренче урынга чыга, атом электростанциясе төзи башлыйлар, 1957нче елда беренче спутник җибәрелә һ.б. Төзелеш эшләрендә катнашу өчен, яшьләр күпләп шәһәргә килә.
Язучының иҗади югарылыгы. 1924 нче елда Фатих Казанга килеп, күргәзмә-тәҗрибә мәктәбенә укырга керә. Шушында стенгазетага пионерлар турында язылган хәбәрләре чыга башлый. 30нчы елларда язган берничә хикәясе (“Җир тыңлый”, “Гармоньчы”) тәнкыйтькә очраса да, 1942 нче елда язган “Йөзек кашы” повесте язучыга уңыш китерә. 1956 нчы елда ул инде хикәя остасы булып танылган була. Димәк, язучы иҗади югарылыкта