Кырмыскалар (лат. Formicidae) –бөҗәкләрнең чаккычлы әлпәканатлылар отрядына керүче гаиләлек. Кырмыскалар үзләренеңҗәмгыять төзелеше буенча кешегә якын торучы җан ияләре. Кырмыскалар зур күч булып кырмыска оясында яшиләр. Кырмыска оясы яки кырмыска иләве— җир өстеннән өем булып чыгып торган, туфрактан, ылыстан яисә вак-вак чыбыктан гыйбарәт торагы. Гөмбәз астында каймыл камералары урнашкан, анда кырмыска күкәйләре, кортлары һәм кузылары саклана. Тагын да төптәрәк - черек агач төбе яки зур ботаклар. Метр ярым хәтле тирәнлектә җир астында бер-берсе белән бәйләнгән камералар бар. Шуларның берсендә патшабикә яши.
Ояда кырыс иерархия һәм рольләр булышу урнаштырылган. Идарәне йомырка салучы теше - патшабикә башкара. Эшче кырмыскалар да теше, ләкин алар патшабикә исән чагында токым чыгармыйлар. Патшабикә 15-20, ә эшчеләр - 5-7 ел яши. Иркәкләр бары бер җәй генә яши, алар оя яшәешендә катнашмый, токым чыгаруда катнашу белән үлеп бетәләр.
Патшабикә янында 10-12 эшче кырмыскадан торган кургавыл бар, ул патшабикәне карап тора: ялый һәм ашата. Гадәттә кургавыл яшь кырмыскалардан тора, чөнки ояның бар вәкилләре дә бер айга якын патшабикәне яки кортларны карау чорын үтәләр. Аннары алар патруль зонасының иң ерак җиренә күченәләр һәм анда азык эзләүгә - фуражлауга - керешәләр. Тапкан азыкны кырмыска инстанцияләр буйлап өскә таба җибәрә һәм шуннан соң гына ул барлык ояга таратыла. Азык белән беррәттән кырмыска махсус феромон - патшабикә бүлеп чыгарган матдә белән дә туклана. Бу матдәдән ул патшабикәнең сәламәтлеге һәм ояның торышы турында мәгълүмат ала. Шулай итеп барлык кырмыскалар да бердәм мәгълүмат киңлегенә кертелгәннәр.
Фин галимнәре ДНК кулланып уздырган тәҗрибәләрдән мәгълүм булуынча, туганлык дәрәҗәсе “патшабикә”дән ераграк булган саен, кырмыскалар да аның тирәсеннән ераграк эшләрне башкара. Ә якын туганнар, киресенчә, “патшабикә” тирәсендәге эшләрдә эшлиләр.[1]
Ояда үзенә хас җәзалау системасы да эшли. Мәсәлән, тап-таза фуражер кырмыска ояга берничә тапкыр буш кул белән кайта икән, аны «чалалар» - үтерәләр һәм үзен үк фуражга җибәрәләр. Кызык, әмма имгәнеп эшкә сәләтен югалткан кырмыскаларга карата бөтенләй башкача карыйлар. Аларны азык сорарга, яки мыеклары белән башка кырмысканың башындага махсус җирләренә сугарга көчләре булганчы ашаталар.
Кырмыскалар актив ерткычлар, ләкин алар «мал-туар» да асрый. Мал-туар ролен үлән бетләре (гөбләләр) башкара. Кырмыскалар бетләрнең үзләрен генә түгел, бүлендекләрен дә ашый. Бу паразитизмның бер төре түгел, чөнки кырмыскалар каравыннан башка үлән бетләре башка ерткычлардан кулыннан бик тиз үлеп бетәләр. Кырмыскалар бетләр көтүен якын тирәдәге үсемлекләрдә көтәләр һәм саклап торалар. Һәм беренче таләпләре буенча, бетләр аларга артык нектарын бирәләр. Үлән бетен «савыр» өчен кырмыска мыеклары белән аның корсагын кытыклый. Алман галимнәре исәпләп чыгаруынча, гөбләдән “савыла” торган баллы патока җирән кырмыска ризыгының 60 процентын тәшкил итә. Кеше кебек үк, кырмыскалар да “ит”тән баш тартмый. “Ит”не ауда, яки үлгән бөҗәкләрне җыеп кына түгел, ә бәлки махсус үрчетеп тә табалар. Кырмыска ояларында “деликатеслар”: чебен, үрмәкүч һ.б. бөҗәк личинкалары үстерелә.[2]