Гариф бабай — тирә-якка дан тоткан атаклы гармунчы. Ул кичләрен, үз бакчаларындагы эскәмиягә утырып, саратский гармунда уйный. Гариф бабайның уйнавын әбиләр дә, яшьләр дә бик ярата. Ул үз һөнәрен башкаларга да өйрәтә. Үзе яшәгән элекке заманнарга караганда, хәзергесен яхшырак күрә ул. Җыр-көйне яратканга, моңлана да, шаяра да белә. Әбисе белән чәй эчеп, гармун сыздырткалап кына яши, авырырга уйламый да.