Җиләкләр беткән чаклар,Шомыртлар кипкән чаклар.Бәрәңге үскән чаклар,Алмалар пешкән чаклар. Миләшләргә бүрек-бүрекКызыл ут капкан чаклар.Арыш башакларын уып,Куаныч тапкан чаклар. Белдеңме инде син, дус,Төрле-төрле эшләпәлеГөмбәләр үскән чаклар. Бөтен авыл белән бергәУракка төшкән чаклар.Өем-өем помидорларКызарып яткан чаклар. Җир җимертеп болыннардаКолыннар чапкан чаклар.Менә нинди ул август! Дамир Гарифуллин...