Бабай шалкан утырткан. Шалкан көн үскән, төн үскән, бик зур булган.
Атналар, айлар үткән, җәй үткән, көз җиткән. Бабай шалканны йолкырга керешкән.
Тартып, тартып караган – шалкан чыкмаган. Бабай шалканны үзе генә тартып чыгара алмагач, ярдәмгә Әбине дә чакырган.
Әби – Бабайга, Бабай шалканга тотынган. Әй тартканнар, әй тартканнар — шалкан һаман чыкмаган. Әби булышырга Кызын чакырган.
Кыз – Әбигә, Әби – Бабайга, Бабай шалканга тотынган. Тартырга
керешкәннәр болар. Әй тартканнар, әй тартканнар – шалкан чыкмаган.
Әбинең Кызы шалканны тартышырга Акбайны чакырган.
Акбай – Кызга, Кыз – Әбигә, Әби – Бабайга, Бабай шалканга тотынган. Әй
тартканнар, әй тартканнар — шалкан һаман чыкмаган, селкенмәгән дә. Акбай
ярдәмгә Песине чакырып килгән.
Песи — Акбайга, Акбай – Кызга, Кыз – Әбигә, Әби – Бабайга, Бабай
шалканга тотынган. Тартырга керешкәннәр. Әй тартканнар, әй тартканнар –
шалкан һаман чыкмый икән. Песи Тычканны чакырып китергән.
Тычкан — Песигә, Песи — Акбайга, Акбай — Кызга, Кыз — Әбигә, Әби —
Бабайга, Бабай шалканга ябышкан. Әй тартканнар, әй тартканнар.
Җыйнаулашып тарта торгач, шалкан түзмәгән — төбе-тамыры белән каерылып
чыккан.