Әнием кая китте?
Ул вакытта сугыш бара иде әле. Әтием барлык егетләр белән бергә фронтта фашистларны кыйнап йөри, ә әнием авылда эшли иде.
Бервакыт шулай әнием, колхоз рәисе Якуп абыйның артлы чанасын җигеп, Тимертаудагы дәү әниемне кунакка алып кайтты. Дәү әни бер кич кунгач та, әни каядыр китәргә җыена башлады. Беләм инде, кеше еракка китәсе булмаса, сохари киптерми ул. Минем әнием бер капчык сохари киптерде, башка тәмле әйберләр дә пешерде. Әллә ничә вак төенчек төенләде. Кеше бер дә юкка төенчек төенлимени?!
Миңа әлегә бернәрсә дә әйтмәгән булалар. Дәү әни чәй ясый башлады. Тик чәй янына утыргач кына Табынның бик иртә әзерләнгәнен сизәм. Шунда ук әнинең капчыгын, төенчекләрен күреп алам... Берәү дә эндәшми. “Әһә,— дим мин эчтән генә,— барыбер беләм инде. Әни бүген каядыр китә”.