Сентябрь — җәй белән бөтенләйгә хушлашу ае. Җәйләрнең тиз генә әйләнеп кайтырына өметең өзелгән ай. Моның өчен моңсуланырга ярамый. Сентябрьнең үз матурлыклары бар. Ул сине мәктәбең, дусларың, сыйныфташларың белән очраштыра. Беренче сентябрьне күп вакыт әллә нинди бер күңел күтәренкелеге, шатлык хисе кичереп көтәсең. Киемнәреңне алдан ук хәзерләп куясың. Бакчага чыгып, чәчәк түтәлләре арасында йөрисең. Кашкарыйларның, лилияләрнең, суган гөлләренең кайсын бәйләмгә җыярмын икән дә, ничек итеп, укытучы апама бирермен икән, дисең. Шунда ук мөгаллимнәр бер-бер артлы уеңнан кичә. Алдагы елның кызык вакыйгалары хәтереңдә яңарып китә, кыңгырауның колак ярырдай тавышы да ишетелгәндәй була. Менә син түземсезлек белән көткән көн килә. Аллы-гөлле чәчәкләреңне күтәреп, әле сумкасыз гына урамга чыгасың. Түбән очтан җәй буе бергә уйнап йөргән иптәшләреңнең менеп килгәнен күрәсең. Барысының кулында — чәчәк бәйләмнәре. Минеке ямьсез булмадымы икән, дип хафаланып та аласың. Шунда ук үзеңне тынычландырасың да. Менә алар сезнең турга килеп җитә, елмаешалар, көлешәләр, үзләре белән әйдиләр... Сине аякларың ук шушы бер төркем булып барган иптәшләрең янына, чәчәкләр дулкынына куша...