Сыйныфташларым бик яхшы минем. Аларны чын дус дип атасаң да була. Дәресләрне аңламасаң, аңлатып бирәләр. Авырып китсәң, хәл белергә киләләр, телефоннан шалтыраткалап торалар. Абыемның да дуслары бар, тик алар минекеләргә охшамаган, аны гел кирәкмәгән эшләргә әйдәп торалар. Ул үзе бишкә генә укый. Кич җиттеме, бергә йөри торган иптәшләре өй эшләрен күчереп алырга килә. «Абыең моңа үзе дә гаепле, чын дуслыкның нәрсә икәнлеген аңлап бетерми, аларга зыян гына сала. Дәресне аңламагач, үзләре хәзерләмәгәч, әлеге сыйныфташлары бик начар укый аның. Вакытлары күп булгач, яман гадәтләргә дә өйрәнәләр» , — ди әнием. Минем дуслар андый түгел. Безнең сыйныфта укуда артта калган балалар да юк. Ярдәмләшеп яшибез. Бергәләп ял итәбез.