Эни турында сочинение

+1 голос
4.7k просмотров

Эни турында сочинение


Другие предметы (19 баллов) | 4.7k просмотров
Дано ответов: 2
0 голосов

Напиши нормально про что

(65 баллов)
0 голосов

Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, беренче әйткән сүзләреңне ишетеп сөенгән,тәпи атлап китүеңне күреп шатланган.Ул безне туган телебезне яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме, шатлыгы.

Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием бик кадерле. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем”әннә”, “әни” сүзе белән ачылган. Әнием минем бик сабыр, тыйнак кеше. Әниемнең исеме Әлфия. Бу исем гарәп теленнән килеп кергән. Ул: “Мең яшәр кыз” дигәнне аңлата. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы миңа шатлык китерә. Мин әниемә кулымнан килгәнчә булышырга, аны борчымаска тырышам. Әнием миңа дәресләремне эшләргә дә булыша: аңламаган сорауларыма да сабыр гына җавап таба, файдалы киңәшләрен дә бирә.