Ике кеше, кырдан сарыкларын куып кайтып килгәндә, бер су янында
очраштылар. Боларның берсе карт, берсе яшь иде. Карты яшенең сарыкларына
карап торды да әйтте: «Ишетәмсең, чибәр егет, әгәр син миңа бер
сарыгыңны бирсәң, минем сарыкларым синеке чаклы ике була»,- диде. Егет,
башын кашып, азрак уйлап торды да әйтте: «Юк, бабай, болай гаделсезлек
булыр. Син үзең миңа бер сарыгыңны бир, ул чагында, икебезнең дә тигез
булып, арабызда көнчелек калмас»,- диде.