Краткое содержание ике ялкау ** татарском с переводом

0 голосов
124 просмотров

Краткое содержание ике ялкау на татарском с переводом


Другие предметы (55 баллов) | 124 просмотров
Дан 1 ответ
0 голосов
Правильный ответ

Она на татарском
Әүвәлге заманда булган, ди, бик ялкау ике кеше. Болар бер тапкыр барганнар, ди, урманга. Ул урманда бик тәмле җимешләр бирә торган алма агачы бар, ди. Болар, бара торгач, шул алма ага­чын күргәннәр.

Олырагы әйткән, ди:

—  Әйдә, без бу алма агачын селкетеп алмасын коеп ашыйк,— дигән. Кечерәге әйткән:

—  Иренмичә аны селкеткәнче, әйдә, ичмаса, астына кереп ятыйк, дигән. Болар шулай дип алма агачының күләгәсенә кереп яттылар, ди. Байтак яткач, олысы, карыны ачканга чыдый алмагач, тагын әйтте, ди:

—   Ай, авызыма бер генә алма төшсен лә! — диде, ди. Кечесе әйтте, ди:

—  Авызга төшсә, аны иренмичә ашавы да бар бит әле, мин булсам, авызыма төшсә дә, чәйнәмәс идем,—диде, ди.

Шулай итеп, алар ач көе өйләренә кайтып кит­теләр, ди.


Перевод:

(218 баллов)