Сочинение ** тему авыл иртэсе

0 голосов
90 просмотров

Сочинение на тему авыл иртэсе


Литература (20 баллов) | 90 просмотров
Дан 1 ответ
0 голосов

Туган ягым – Татарстан.

Мин яратам сине, Татарстан!
Ал таңнарың өчен яратам.
Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган
Яңгырларың өчен яратам…

Мин Татарстан республикасында яшим. Нинди республика соң ул Татарстан? Татарстан – бәйсез дәүләт. Бик бай, бик матур, бик гүзәл республика. Рәсми исемен 1992нче елда ала. Халык саны – якынча 4 миллион кеше. Республикада 107 милләт вәкиле яши. Башкаласы – Казан. Президенты – Минтимер Шәрип улы Шәймиев. Татарстанда ике тел – татар һәм рус телләре – дәүләт телләре булып санала. Татарстанның флагы, гербы һәм гимны бар.
Аның табигате белән сокланып туеп булмый. Елның дүрт фасылы үзенчә матур.
Салкын кыш көннәре мамыктай яуган ак карлары белән, кардан юрган ябынган табигате белән күңелне сөендерә. Табигать тыныч йоклый. Тирә як шундый тыныч. Кышын биек таудан чана шуулары ни тора!
Яз җиттеме, карлар эреп, табигать уяна башлый. Урамнар тулып, шаулап гөрләвекләр ага. Кар астыннан беренче чәчәк - умырзая баш төртә. Кышын тыныч йоклаган табигать уяна. Җылы яктан төркемнәре белән кошлар кайта башлый. Дөнья ямьләнә, чәчәк ата. Кояш матур итеп елмая.
Ә җәйге матурлыкны әйтеп тә бетерерлек түгел! Көн җылы, кояшлы. Яңгырын да көтеп аласың җәйнең. Каникул вакытында мин авылга кайтам. Табигать белән ашыкмыйча гына сокланам. Ерактан, урман ягыннан, кошлар җыры ишетелә. Кемдер чалгы, сәнәк тотып печәнгә бара. Басу ягыннан балаларның чыр-чу тавышлары ишетелә. Елга буена барсаң тиз генә кайтам дип уйлама. Андагы рәхәтлек! Йөгереп килеп суга чумулары ни тора! Ләкин кинәт кенә каяндыр бер кечкенә болыт килеп чыга да, күк күкрәп яшенле яңгыр ява башлый. Бу үзе бер рәхәтлек! Эсседән әлҗерәгән балалар, аяк киемнәрен салып, урам буйлап чабышалар.
http://maxreferal.ru/referat/avylym-irtse/

Авылым иртәсе.

Әнә әкрен генә сызылып таң ата. Бу искиткеч матур күренешне күзәтергә барлык кешегә дә насыйп булмый. Ә миңа, авыл кызына, бу алыштырмаслык бәхет гел тәтеп тора. Нинди чиста, саф, иртәнге чык исенә күмелгән, салкынча һава! Бу исне сизгәч, караланып беткән күңелең чистаргандай була. Кәефең күтәрелә.

Җир йөзен тынычлык биләп алган. Хәзер, берничә сәгатьтән, бу тыныч иртә шау-шу белән тулыр да, чистарган саф күңелең кабаттан караланган кебек булыр. Уйландыра торган, хисләргә бирелә торган вакыт ул таң ату. Бигрәк тә авыл таңы. Шәһәр иртәсенә караганда күпкә чистарак, тылсымлырак ул. Шул вакытта әкиятләргә ышана башлыйсың һәм бу хисне синең бер дә югалтасың килми.
Әкрен генә авыл уянып килә. Томан белән капланган куе урман артыннан ашыкмыйча гына кояш чыга. Авыл өсте яктырып киткәндәй була. Томан арасыннан әлегә берни дә күренми. Ләкин шулай да өй түбәләре беленә инде. Әнә иртәнге таң әтәчләр кычкыралар. Алар үз вазыйфаларын башкаралар: йокыга талган авылымны, кешеләрне уяталар. Олырак абзыйлар, апалар, татлы йокыларыннан уянып, мал-туарларын карыйлар да эшкә ашыгалар. Аларны авыр һәм җавыплы эшләре көтә. Ә бала-чага, ыбыр-чыбыр йоклый әле. Алар өчен әле йокының иң татлы, иң рәхәт вакыты.

Бер дә күзне аласы килми шушы күренештән. Югыйсә, көндәлек күрә алам бит мин моны. Шушы кечкенә генә авыл кешесе бит мин дә. Әлеге күренештән күзләремне алам да, көнем уңышлы узсын, дип үз эшемә керешәм.

(506 баллов)