Җир йөзендә тормыш казаны һәрчак кайнап тора. Кайчак керфекләрне күтәрә ал-маслык кайгы басып, дөньяны каплый, ул да булмый күңелләргә яшәү өмете өстәп, куаныч челтәре үрелә. Тормышта төрлесе була, ләкин һәрчак нәрсәгәдер төшендерү-че, юл күрсәтүче кирәк. Кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне кеше итәргә омтыла. Бу һөнәрнең бөекле-ген аңлаганга , әнием дә балалар бакчасында педагог булып эшләгәнгә күрә, мин дә киләчәктә укытучы булырга хыялланам.
Укытучы эше җиңел түгел. Алар бар белгән белемнәрен балаларга бирүчеләр, укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап табучылар, һәр көнне күз нурларын түгеп дәфтәр тикшерүчеләр дә. Дәреслектән тыш, төрле мәгълүмат чыга-накларын, информацион технологияләрне кулланып, кызыклы дәресләр үткәрүче укытучы булу өчен бик күп сыйфатларга ия булырга кирәк. Алар – белемле дә, акыллы да, сабыр –түземле дә, гүзәл дә. Укытучы булу өчен иң кирәкле сыйфат – балаларны ярату, аларны бер