Адәмне адәм иткән әдәп.
Адәмнең ояты битендә.
Акылның кадере әдәп белән,
Куәтнең кадере сәләт белән.
Бар барын ашар,
Оятсыз гарен ашар.
Битенә ыштыр каплаган ояла белмәс.
Битсез бүркен басмас.
Вөҗдансыз кеше үзәксез агач кебек, үзлегеннән аварга тора.
Вөҗданы пакъның йөзе ак.
Гарьсезнең битенә төкергәннәр,
Яңгыр ява, дип торган.
Гарьсез кеше чебен кебек: ишектән кусаң, тәрәзәдән керә.
Дөньяда намуссызлык кабер ташыннан да авыр.
Әдәп базарда сатылмый.
Әдәп, әдәпнең төбе яхшы гадәт.
Әдәпне әдәпсездән өйрәнәләр (аның кебек булмаска тырышып).
Әдәп сәдәптән башлана.
Әрле кашык алганчы, әрсез ашап туяр.
Әрсез гарьсез булыр.
Әрсез кулым эшләде,
Әрле битем оялды.
Әрсезнең үзен кертмәгәч, этен ияртеп килгән.
Кечесендә әдәп юк,
Олысында белек юк.
Кешедән оял, үзеңнән күбрәк оял.
Кешенең йөз суын түкмә.
Казан карасы китәр, намус карасы китмәс.
Казанның капкачы китсә, этнең ояты китә.
Картлардан курык, яшьләрдән оял.
Катыра торган таракан оятсыз булыр.
Курыкма үлемнән,
Курык оятка калудан!
Намуссыз кеше — намсыз кеше (исемсез).
Намус үлемнән көчле.
Намусыңны яшьтән үк сакла.
Оялган тик тормас (уңайсызлануыннан).
Оялмаган боермаганны ашаган.
Оялмаган кеше өчен оятлының йөзе кызарыр.
Оятка калудан да авыр җәрәхәт юк.
Оятлы кызарыр,
Оятсыз агарыр.
Оятлы тартынган, оятсыз "бу миннән курыкты" дигән.
Оятның теше булмаса да кимерә.
Оят өлеше табада калыр.
Оятсызга өч күмәч.
Оятсызның бите барабан каешы.
Оятсызның бите — киездер ите.
Оятсызның яңагына чапсаң да кызармый.
Ояты барның вөҗданы бар.
Торна оятын оятлап, ябалак урманга качкан, ди.
Үгет-нәсихәт бездән, әдәп белү үзеңнән.
Үз битен аямаган кеше битен чиядәй кылыр.
Үз намусың сакламаган, кешенекен сакламас.
Үз намусың үз кулыңда.
Яңа чагында киемеңне сакла,
Яшь чагында исемеңне сакла.