Татарские пословицы про воспитание!!срочно!!

0 голосов
217 просмотров

Татарские пословицы про воспитание!!срочно!!


Другие предметы (101 баллов) | 217 просмотров
Дан 1 ответ
0 голосов

Бүләк зур булмас,
Укыган кеше хур булмас.

Күп яшәгән ни белер,
Күп укыган — шул белер.

Укыган ил узар,
Укымаган ил тузар.

Укыганмы? — димә, укыганын күңелеңә тукыганмы? — диген.
Укыганның бите — көн,
Укымаганның бите — күн.

Укыган укыр,
Укымаган күрә сукыр.

Укыган уңар,
Укымаган туңар.

Укымаган бер телле,
Укыган ике телле.

Укымаган күзлене укыган сукыр җиңгән.

Акылның кадере әдәп белән,
Куәтнең кадере сәләт белән.

Әдәп базарда сатылмый.
Әдәп, әдәпнең төбе яхшы гадәт.
Әдәпне әдәпсездән өйрәнәләр (аның кебек булмаска тырышып).
Әдәп сәдәптән башлана.

(48 баллов)