Бал кортлары кебек тырыш кеше генә умарта тота ала. Бу абзарда терлек асрау гына түгел, мал-туар алдына печән салдым, булды-җитте, дип кенә булмый. Умартачы хезмәтенең башкалар күзенә күренмәгән мең дә бер эше бар. Бу көннәрдә Тәҗрибәле балчылар, хәтта 20 елдан артык стажлары булса да, һәрвакыт белем туплый, яңалыкка омтыла.