Кышның салкыннарыннан соң мин язны сагынып көтеп алам. Яз – ул табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Зәңгәр күктә язгы кояш елмая. Өй кыекларыннан тамчылар тама. Язгы җылыдан кар эреп, гөрләвекләр ага. Җылы яклардан туган якларына кошлар кайта. Язгы җылы җил агачтагы яшь бөреләрне уята. Тиздән алар шаулап яфрак ярырлар. Кешеләр язгы эшләргә керешерләр. Кырларда язгы кыр эшләре башланыр. Урамда балаларның шат тавышлары ишетелә. Чөнки тиздән язгы каникуллар башланачак. Туган җиребезгә яз килә. Хуш киләсең, ямьле яз ае!