Кигән киеменең бизәгеБөтен дөньяны ямьгә бизәде. (Җәй)
Язын ямь бирә,
Җәй салкын бирә,
Көзен тәм бирә,
Кышын тун бирә.
(Урман)
* Җәй киенә, кыш чишенеп ташлый.
(Урман)
* Җәй дә егет, кыш та егет, Картайганы юк, гел егет. (Чыршы, нарат)
* Җәй дә, кыш та бер төстә.
(Чыршы)
* Җәй дә, кыш та, яз да, көз дә
Чәчәк ата бер төстә.
(Чыршы)