Табигатьтә үзгәрешләр берөзлексез булып тора. Менә беренче кар да яуды.
Ул бик матур иде. Кар агачларга ак тун кидерде. Кар әле иртәрәк яуган.
Агачларда нинди генә төс юк: яшел, сары, кызыл, көрән һәм ак. Алар ак
кар арасыннан тагын да матур күренәләр. Җир өсте ап-ак. Әллә инде кыш та
җиттеме? Юк, бу − ак көз. Карлы көз. Бу кардан әле чаңгыда да шуып
булмый. Әмма кар йомарлап атышып уйнап була. Бик теләсәң, кар бабай да
ясап була. Чын кышка ераграк әле. Борынгылар чын кышны, беренче кар
яугач 40 көннән соң гына килә, диләр. Килсен генә, көтәрбез.
Ноябрьдә
урманда да бик матур. Агачлар кышкы йокыга әзерләнә. Аларның
ботакларына кар шәлләре ябылган. Урман җәнлекләре дә кышка үзләренчә
җайлашалар, туннарын алмаштыралар, азык эзли башлыйлар. Урман эчендәге
сазлыкларга, чишмәләргә сукмаклар сузыла, кайбер җәнлекләр анда су
эчәргә төшәләр. Ул сукмаклар төрле яктан килеп бер ноктада кисешәләр.
Андагы симметрия гаҗәпләндерә мине. Табигать могҗизалар тудырырга
сәләтле. Яратам мин елның шушы фасылын.