Табигать күренешләре, ел фасыллары
* Өй башына утырган,
Җир йөзен нуры белән тутырган.
(Кояш)
* Ул булса, көн була.
Ул булмаса, төн була.
(Кояш)
* Лампа түгел − яктырта,
Мич түгел − җылыта.
(Кояш)
* Тау башында җәүһәр таш,
Аңа туры караган кешенең күзе яшь,
Аны тапкан кешегә йөз егерме яшь.
(Кояш)
* Егет егетлеген итә,
Елмаеп боз эретә.
(Кояш)
* Зур палас,
Төбендә − йомры калач.
(Күк, ай)
* Нәрсә төнне яктырта,
Нәрсә яна − яндырмый?
(Кояш, ай)
* Иртән чыга,
Кичен югала,
Аның урынына
Энесе кала.
(Кояш, ай)
* Алтын китте, көмеш килде.
(Кояш, ай)
* Өй өстеңдә ярты күмәч.
(Ай)
* Үзе урак, үзенең теше юк.
(Ай)
* Өй артында − ак калач.
(Ай)
* Төнлә калка, көндез ята.
(Ай)
* Мич тулы пәрәмәч,
Уртасында − бер калач.
(Ай, йолдызлар)
* Мең шырпыга бер лампа.
(Ай)
* Ярты телем ипи
Бөтен дөньяга җиткән.
(Ай)
* Бер көтүче мең сарык көтә.
(Ай, йолдызлар)
* Җәүһәр сиптем, җиргә төшми,
Алыйм дисәм, буем җитми.
(Йолдызлар)
* Берсе чәчә, берсе эчә, берсе үсә.
(Болыт, җир, үлән)
* Ишектән керер, түргә менеп утырыр.
(Суык)
* Аяксыз-кулсыз рәсем ясый.
(Суык)
* Аягы юк, кулы юк,
Тәрәзәгә гөл ясый.
(Суык)
* Үзе шушында, үзе беленми;
Тынга беленә, күзгә күренми.
(Һава)
* Ипи түгел, су түгел,
Авыр түгел, аз түгел,
Ансыз яшәү мөмкин түгел.
(Һава)
* Аягы юк - качадыр, канаты юк - очадыр.
(Төтен)
* Мич эчендә кара мәче.
(Төтен)
* Алтын капка ябыла,
Көмеш капка ачыла,
Мәрди бабай кычкыра,
Үлгән кеше терелә.
(Кояш чыга, ай бата, әтәч кычкыра, кешеләр йокыдан тора)
* Тау аркылы ук аттым,
Аткан угым югалттым.
(Йолдыз атылу)
* Сыр-сыр сыры бар,
Алты төрле нуры бар,
Җиде кат күккә юлы бар.
(Салават күпере)
* Урманда урынсыз,
Кырда койрыксыз.
(Җил)
* Кулсыз-аяксыз тәрәзә кага.
(Җил)
* Аягы юк, кулы юк,
Сөйләшергә теле юк,
Кояш кебек нуры юк,
Күрергә күзе юк,
Һич җитмәгән җире юк.
(Җил)
* Үзе ямьсез ыжгыра,
Кар буранын туздыра.
(Буран)
* Йон түшәгем ертылды,
Бөтен дөнья йон булды.
(Буран)
* Котыра да үкерә,
Бөтен җирне тутыра.
(Буран)
* У-у, улыйдыр,
Йоннан бура бурыйдыр,
Койма белән урыйдыр.
(Буран)
* Кышын ята таштай,
Язын чаба аттай.
(Боз)
* Көзен туа, язын үлә.
(Боз)
* Утта янмый,
Суда батмый.
(Боз)
* Тышка куйдым − таш булды,
Өйгә керттем − су булды.
Инде нихәл итәем,
Утка куйсам − бу булды.
(Боз)
* Суык булса тик ята,
Һичбер сүз дәшми,
Каты салкын кышларда да
Сабыр итә.
Яз башында көн җылынгач
Йөгерә башлый,
Бик эсседә канатлана,
Очып китә.
(Кар)
* Чит-чите − таллык,
Уртасы − сазлык;
Керсәң − батарсың,
Чыгалмый ятарсың.
(Күл)