Сочинение ** татарском языке ** тему "Жырга эйлэнгэн гомер(Муса Жэлил)"пожжжжалуйстаа

0 голосов
150 просмотров

Сочинение на татарском языке на тему "Жырга эйлэнгэн гомер(Муса Жэлил)"пожжжжалуйстаа


Другие предметы (118 баллов) | 150 просмотров
Дан 1 ответ
0 голосов

Инша / Муса Җәлилнең фронт лирикасыФашизмга каршы көрәштә катнашу Муса Җәлилгә бик күп материал бирә. Кыска гына вакыт эчендә ул дистәләрчә шигырьләр язып өлгерә.Галимнәр, шагыйрьнең фронт лирикасы иҗатының яңа биеклекләргә күтәрелүен күрсәтте, дип саный. Хәтта ул үзе дә моны аңлый һәм хатларында шул хакта язып та уза икән.Фронттагы шагыйрьне нинди хисләр били соң? Аның өчен, ут астында яшәгәндә, нинди төшенчәләр кадерле?«Окоптан хат», «Каска», «Госпитальдән», «Кыз үлеме», «Тел», «Европада яз», «Хуш, акыллым», «Тупчы анты»... Бу шигырьләр сугыш елъязмасы дип аталырга да хаклы. Без алар аркылы солдатның яшәү рәвешен күз алдына китерәбез, кичерешләре белән танышабыз.«Хуш, акыллым» шигыре шагыйрьнең хатыны Әминә ханымга багышланган. Монда дошман явын җиңеп кайтырга дип киткән совет солдатының вәгъдәләре бер-бер артлы тезелә. Көрәш, үлем турында язса да, җанны өтәрлек моңсулык юк. Һәр юлда җиңүгә өмет яшеренгән шикелле. Шагыйрь-солдат ил хакына бирелгән гомер өчен дә үкенмәс кебек.«Әйдә, җырым!» шигырендә илгә олы мәхәббәт хисләре йөрткән лирик мин белән очрашабыз:

(30 баллов)