Вот
Рифкат Маннапов
АЛМА БАКЧАСЫ
(шигырьләр)
Бакчада
Ихтыярдан тыш матур уй килә,
Күңел бирелә хисләр иркенә.
Салмак атлыймын зур бакча буйлап,
Чут-чут сайраган кошларны тыңлап.
Тышкы тәэсиргә күңел буйсына,
Яз бер дә китмәс кебек тоела.
Чәчәк атканнар агач-куаклар,
Чәчәктәй матур хисләр туалар.
Табигать ничек гүзәл шул тикле,
Һава исертә шәраб шикелле.
Әйтерсең йөзәм уйнак дулкында,
Терәлеп торам баскан урында.
Бакча бермә-бер яктырган кебек,
Таң-хәйран булам гүзәллек күреп.
18.05.2016.
Шаулыйдыр шикелле ак каен
Таңнарым нурларга төренеп,
Елмаеп аталар көн саен.
Һаман да тәрәзә каршында
Шаулыйдыр шикелле ак каен.
Ак каен ялгызы булса да,
Чыннан да күңелле шаулыйдыр.
Син, егет, кайда соң, дигәндәй
Тәрәзәгә иелеп карыйдыр.
Үзем дә зур бәхет көткәндәй
Өзелеп сагынам каенны.
Ак каен җилләргә сөйлидер
Хыялый яшүсмер чагымны.
02.02.2016.
Ничек сөймисең аны
Шатлыгым зур, насыйп булды
Миңа чын зирәк хатын.
Тагын андый кеше юктыр,
Йөрәге аның алтын.
Чуалган уйларымны гел
Тәртипкә салып тора.
Күзләрем карап туялмый,
Шундый чакларым була.
Кайбер хатын юк-бар сөйләп
Чынлап та тиз туйдыра.
Минекенең күз карашы
Үзенә тартып тора.
Берни булса хатыныңны
Мактыйсың диде берәү.
Аныкы кебек хатыннар
Түгел ич миндә дүртәү.
Яманласам минем өчен
Зур хурлык булыр иде.
Хатынны күрсәм сөенәм,
Шул хәл яшәтә мине.
Кызып киткән чакларымда
Юк аның аң җуйганы.
Чү әтисе, тынычлан, ди
Ничек сөймисең аны?
21.06.2016.
Алма бакчасы
Күптән булган да шикелле,
Бүген генә кебек тә.
Күктә тургай сайрый иде
Әллә кая биектә.
Хәтирә искә төшкәндә
Уяна шатлык хисем.
Һаман да ап-ачык тоям
Алма бакчасы исен.
Сезне сагындым, матурым,
Күрәсем килде дидем.
Күңелле җыр җырлый-җырлый
Син алма җыя идең.
Очраклы булган бу хәлгә
Әле дә булса сөенәм.
Нечкә билләреңнән кочып
Үпкән идем битеңнән.
Яшь вакытта кем шаярмый,
Оят хисе сизмәдем.
Озатканда сау бул диеп
Син кулыңны изәдең.
Аерым рәвештә саклана
Хәтердә бу хәтирә.
Һәрвакыт рәхәт иңдереп
Күңел күгемә килә.
19.11.2016.
Ялгыз кош
Көнчыгышта аксыл таң беленә,
Агач башларында җил шаулый.
Чәчәк аткан алмагачка кунып
Сузып-сузып ялгыз кош сайрый.
Һәр тарафтан татлы ис бөркелә,
Сулап туеп булмый һаваны.
Әйтерсең лә томан аша карый
Үткән көннең серле дәвамы.
Бар тирә-юнь рәхәт йокымсырап
Йөзә кебек күксел томанда.
Тик ялгыз кош канатларын кагып,
Шатлык чәчә ак көн туганда.