Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә. Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат-кат укыйсы, алар турында иптәшләреңә сөйлисе, шигырьләрен күңелдән ятлыйсы килә. Андый китаплар — безне бала чактан зур тормышка озатып калучы, гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларыбыз, һәр кеше китапны үзенең иң якын дусты итеп күрә. Китап — канатлы ул! Китап, үзенең канатына утыртып, сине мең елга артка илтеп ташлый, яисә ул кешене йөз елга алга алып китә. Китап — әнә шундый могҗизалы нәрсә ул. «Китап — бакча, андагы язулар — шул бакчаның гөлләре», — ди К. Насыйри. Кем укымый, шул бернәрсә турында да уйламый. Белем алуның иң яхшы юлы — уку. Тиеннәрдән сумнар җыелгандай, укылган бөртекләрдән белем туплана. Китап — белем чишмәсе. Китап — безнең заманның тормышы. Китап — бер буынның икенче буынга рухи васыяте, гомернең соңгы чигенә җиткән аксакалның яңа гына яши башлаган кешегә киңәше. Китап битләре, керфекләр кебек, күзне ачалар. Китап — киңәшчең синең, Дустың, ярдәмчең синең. Ул хөрмәткә бик хаклы, Кадерлә син китапны