Минем нигез сочинение

0 голосов
303 просмотров

Минем нигез сочинение


Другие предметы (92 баллов) | 303 просмотров
Дан 1 ответ
0 голосов

Авыл­ның һа­ва­сы да баш­ка шул ин­де. Кай­тып ке­реш­кә үк га­ди­лек, кү­ңе­ле­мә ты­ныч­лык ке­реп оя­лый. Ты­ныч­лык­ны әл­лә ту­ган ни­гез, әл­лә ту­ган тел, әл­лә ту­ган­нар ба­ры­быз бер­гә җы­е­лу ту­ды­ра. Без кайт­кач, әби­ем­нең ни­чек шат­лан­га­нын күр­сә­гез...
Чәй­ләр эчеп, хәл-әх­вәл­ләр­не со­ра­шып, күп­ме­дер утыр­ган­нан соң, өс­тәл өс­тен­дә­ге аль­бом­га кү­зем төш­те. Тау­шал­ган­рак кы­на аль­бом иде ул. Фо­то­су­рәт­ләр, бил­ге­ле, төс­сез. Төс­сез бул­са­лар да, фо­то­лар­ның сый­фа­ты ях­шы икә­не кү­ре­неп то­ра. Бит­ләр­не ак­та­ра-ак­та­ра кү­ңе­лем бе­лән ерак­ка, та­рих­ка ба­рып кай­там.
Кыз­га­ныч­ка кар­шы, ба­бам­ның фо­то­сы сак­лан­ма­ган. Әби­ем сөй­ли: ба­бам Фа­тыйх Га­ри­фул­ла улы Са­фиул­лин су­гыш бе­теп 3 ел үт­кәч, ар­ми­я­гә алы­на, Крас­но­ярск як­ла­рын­да, ан­на­ры Мәс­кәү янын­да 4 ел да 2 ай шо­фер бу­лып хез­мәт итә.
Ә ме­нә мо­ны­сы ин­де әти­ем­нең фо­то­ла­ры. Ка­ра, нин­ди яшь бул­ган. Фор­ма­сы биг­рәк ки­ле­шә үзе­нә. Аңа Мон­го­лия як­ла­рын­да 1982-1984 ел­лар­да хез­мәт итәр­гә ту­ры ки­лә. Әти­ем Фәр­хәт шу­лай ук шо­фер бу­ла. Сол­дат фо­то­ла­рын ка­рый баш­ла­гач, сүз үзен­нән-үзе бү­ген ар­ми­я­дә хез­мәт ит­кән абы­е­ма ба­рып то­та­ша. Ме­нә абы­ем Рә­зил фо­то­ла­ры! Ул Чи­та шә­һә­рен­дә хез­мәт итә, Урал ма­ши­на­сын йөр­тә.
Го­рур­ла­ныр өчен сә­бәп­лә­рем күп икән ми­нем. Та­тар бу­лу­ым бе­лән го­рур­ла­нам. Та­тар­ча сөй­лә­шә бе­лү­ем бе­лән го­рур­ла­нам. Без­нең нә­сел­дә­ге ир-егет­ләр­нең кур­как бул­ма­вы бе­лән дә го­рур­ла­нам. Ту­ган илең­не яра­ту, га­и­лә­дән, ту­ган ни­гез­дән баш­ла­на, ди­ләр. Бу, һич­шик­сез, дө­рес­тер.

(258 баллов)
0

Ф.Ф Хэсэнова редакциясенэ

0

Ясно.

0

Приятно было общаться!

0

Взаимно! :)

0

Больше вопросов нет?

0

Нет

0

Рус. яз

0

Смысле русс. яз?

0

я скинул

0

Ага увидела