Борын-борын заманда бер кешенең ике кызы, бер улы булган. Кызларның берсе үги булганга, аны бер дә яратмаганнар. Беркөн киңәш иткәннәр дә үги кызны урманга илтеп адаштырмакчы булганнар. Бу үги кызга агасы әйткән:
— Әйдә, минем белән урманга. Син җиләк җыярсың, мин утын кисәрмен,— дигән.
Үги кыз, йомгак белән чиләген ала да агасы белән урманга китә.
Урманга барып, байтак эчкәре кергәч, бер җиргә туктыйлар. Агасы атын тугарып ашарга җибәрә дә үги кызга әйтә:
— Бар, син җиләк җый. Минем балта тавышы ишетелми башлагач, килерсең,— ди.
Үги кыз, чиләген алып, җиләк җыярга китә. Агасы исә бер зур агачка утын тукмагы асып куя да, атын җигеп, өенә кайтып китә. Үги кыз урманда җиләк җыеп кала.
Үги кыз бервакыт җиләк җыя да тыңлап карый. Тыңласа, агачка асып куйган әлеге тукмак, җил белән селкенеп, тук-тук агачка бәрелә, үги кызга балта тавышы кебек ишетелә.