Сочинение ** татарском про маму!

0 голосов
202 просмотров

Сочинение на татарском про маму!


Другие предметы (197 баллов) | 202 просмотров
0

желательно не из интернета можно и тяп ляп мне все равно

Дан 1 ответ
0 голосов

Әнкәй теткән йондай Карлар коела күктән. Күзләремне йомам, Күрмәмме дип, Кабат шул ук төшне... Роберт Әхмәтҗанов Әнкәй, әни, нәнә, инәй... Сиңа балаларың нинди генә исемнәр белән эндәшмәсен, эчтәлегең бер үк кала бирә. Син — Ана! Күкрәк сөтен имезеп үстергән, төннәрен, безнең өчен борчылып, бер генә мизгелгә дә керфек какмаган Ана. Менә син, тәмле ризыклар пешереп, татлы чәйләр ясагач, безне өстәл янына дәшәсең. Үзең күп вакыт утырмыйсың да. Күзеңдә — сөенеч чаткылары. Яратып, тәмләп ашавыбызны күреп, балаларча беркатлылык белән шатланасың. Гел эшләп юрырга гына күнеккән кулларыңны, кая куярга белмичә, әле алъяпкыч итәгенә, әле бер-берсенә яшерәсең. Кышкы чишмәләрнең салкын суында керләр чайкаган куллар ул. Идән юган, сәдәф таккан, шәл, оек бәйләгән куллар... Кичләрен, кечкенә пыялалы күзлегеңне борын очына элеп аласың да газета караштырасың. Шуннан бер-бер яхшы сүз, гыйбрәтле вакыйга тапсаң, безгә дә укып калырга ашыгасың. Андагы юлларда көлке сүзләр язылганда, иреннәреңнең җәелеп киткәнен күрәм мин. Син кычкырып көлә дә белмисеңдер шикелле. Юк, беләсең. Әдәпсез булып күренәсең, безне эшебездән бүләсең килми. Менә син, вак-вак атлап, түр якка узасың. Мин, үзеңнән яшереп кенә, һәр хәрәкәтеңне, һәр ымыңны күзәтәм. Ачык ишек аркылы тәрәз төбендәге гөлләр янына килгәнеңне күрәм. Кибә башлаган яфракларны кайчы белән сак кына кисеп аласың. Төпләрен тотып-тотып карыйсың да баш чайкап куйгандай итәсең. Туфраклары катыбрак киткән, тамырлары кысылгандыр, дип борчыласыңмы син? Җылы өйдә сусын аладыр дисеңме? Кайбер гөлләр турысында озаграк тукталып торасың. Ал чәчәкле тамчы гөле — синең яшьлегең хатирәсеме? Аны нигә башкаларыннан ныграк яратасың син, әни? Яран гөле дә, рауза гөле дә бик якындыр, ахрысы... Яфрак-парын иркәләп, җылы сулышыңны өреп куймас идең. И әни... Без дә — үзең кебек. Ни дәрәҗәдә яратуыбызны сүзләр белән әйтә дә алмыйбыз. Тәнең, җаның өшегәндә, һәрвакыт яныңда да булмыйбыз. Әмма күңелдән нурлы йөзеңнең сурәте җуелмый. Арган кулларыңа хәл кертәсе, агара башлаган чәчләреңнән сыйпыйсы, безне яраткан күзләреңнән үбәсе иде. Син тәрбиләгән тыйнаклык кына әнә шул теләкләрне тыеп тора, әмма, ничек булса да, йөрәктән ташыган сөю хисен сиздерәсе килә.

(50 баллов)
0

но только в конце там про свою маму напиши

0

это не обязательно просто на конкурс надо училка заставила я в финал просто не хочу а сочинение просто чтоб 5 поставили

0

ахахаха,это норма:D

0

а если в финал возьмут?

0

пусть в классе другой напишет тот кто тоже хорошо сичинения пишут

0

А ты вообще с какого города?

0

нижнекамск

0

а ты

0

А я из Губкина

0

ясно