Сочинение ** тему Елатырлык көчләрнең иң куәтлесе - яхшылык икән

0 голосов
128 просмотров

Сочинение на тему
Елатырлык көчләрнең иң куәтлесе - яхшылык икән


Другие предметы (105 баллов) | 128 просмотров
Дан 1 ответ
0 голосов
Правильный ответ

Бүгенге көндә изгелек эшләүчеләр шактый күп. Мәсәлән, безнең күрше апа балалар йортында эшли. Ул безгә ятим балаларга ярдәм итүче кешеләр турында сөйли. Кайберәүләр киемнәр, акча, бүтән кирәк-яраклар белән ярдәм итәләр икән, аларның саны соңгы елларда тагын да артты, ди ул. Ә кайберәүләр ятим балаларны тәрбиягә алалар, ди. Хәтта бер гаилә өч баланы тәрбиягә алган. Аларга беркем дә бу эшне эшләргә кушмаган. Бу гаиләләр кешегә ярдәм итүне үзенең намус һәм вөҗдан эше дип саный.
Бу − изгелекнең бер кечкенә үрнәге генә. Кешеләр өчен кылган бөтен гамәлләрне дә изгелеккә мисал итеп була, минемчә. Әби-бабайларга, авыр хәлле кешеләргә булыштыңмы, өйдә әти-әниеңө, дустыңа ярдәм иттеңме, хәтта теләсә кемгә яхшылык эшләсәң дә, бу − изгелек. Янәшәбездә шундый кешеләр күбрәк булса, яшәве күпкә күңеллерәк булыр иде.

(56 баллов)
0

Бик ЗУР РЭХМЭТ! :))