Көз артыннан кыш килә. Һәрбер табигать мизгеле үзенә күрә матур.
Көз башыннан агачлар алтынга күмелеп, аннан соң яфраклары коелып беткәч, табигатькыш килүен көтә кебек. Менә беркөн килеп ялангач агачларга ап-ак кар бөртекләре ява башлады. Беренче карны кем генә көтеп алмый икән?
Менә быел да иртән торып тышка чыгуга, җир өстен ап-ак кар каплаган. Кар явуын көндез дә дәвам итте. Алда әле кар бураннары күп булыр.