Менә көз дә килеп җитте. Авыл кешеләре иген уңышын җыеп бетерәләр. Агачлар сап-сары булып яфракларын койдылар. Яңгырлар да бик еш ява башлады. Тиздән карлар да ява башла. Авылдагы җәйләүдә булган хайваннар да, үзләренең җылы абзарларына кайтырлар. Көннәр дә кыскарды. Мәктәптән кайткач, урамда озаклап уйнарга вакыт калмады. Яз көне кайткан кошлар да, яңадан җылы якларга очып китәрләр.