Җир йөзендә тормыш казаны һәрчак кайнап тора.
Кайчак керфекләрне күтәрә ал-маслык кайгы басып, дөньяны каплый, ул да
булмый күңелләргә яшәү өмете өстәп, куаныч челтәре үрелә. Тормышта
төрлесе була, ләкин һәрчак нәрсәгәдер төшендерү-че, юл күрсәтүче кирәк.
Кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул
тәрбияли, укыта, һәркемне кеше итәргә омтыла. Бу һөнәрнең бөекле-ген
аңлаганга , әнием дә балалар бакчасында педагог булып эшләгәнгә күрә,
мин дә киләчәктә укытучы булырга хыялл