Мин җырламыйм каберең ташы турында,—
Җырлыйм яшәү моңын.
Вакыт үткән белән бозылмый бер дә
Синең елмаюың.Ташың тора,— зыян юк аның һич.—
Ул гаепле түгел…
Кара күзле болгар хатын-кызларын
Үзеңә тартасың гел.Тын, чал аналар да, гитаралар да
Моңлы, сабыр-салмак:
Сөйләмиләр синең үлемең турында,—
Мәңге янар якты көнең турында
Яд итәләр, солдат!